news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт халкын татарча юмор фестиваленә чакыралар

Әлмәтлеләрне татарча КВНга чакыралар. Чара «Каракүз» фестивале кысаларында уздырыла. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы хәбәр итә.

Җомга көнне, 24 июльдә, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында «Каракүз» этномодерн-фестивале кысаларында татар телендә зур юмор фестивале көтелә.

Сәхнәгә төрле шәһәрләрдән татар лигасының топ командалары чыгачак. Чара 18:30 - 21:00 сәгатьтә шәһәр паркының төп сәхнәсендә узачак. Керү ирекле.

КВНнан соң «Айфара» төркеменең чыгышы көтелә. Ул 20:30 сәгатьтә башланачак. Керү ирекле, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot