news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт хакимияте шарлавыклы буаларның пычрану сәбәпләре турында сөйләде

Әлмәт хакимияте шарлавыклы буаларның пычрану сәбәпләре турында сөйләде
Фото: https://almet-rt.ru/

Әлмәтлеләр социаль челтәрләрдә шарлавыклы буаларның пычрануын хәбәр итәләр. Бу турыда «Әлмәт таңнары» сайтында язалар.

Яңгыр сулары җыела торган канализация чокырының берсенә пычрак сулар агызу Әлмәттәге шарлавыклы буаларның суын пычратуга китергән, дип сөйләде экология һәм төзекләндерү департаменты директоры Марат Юлдашев.

Белгеч билгеләп үткәнчә, социаль челтәрләрдә нефть таплары һәм нефть продуктларының көчле исе турында хәбәр ителгәннән соң, ведомство хезмәткәрләре аны тикшерү өчен объектка чыгып киткән.

«Экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре урынга чыгып, пычракның Болгар һәм Монтаж урамнарыннан яңгыр канализациясеннән килеп чыгуын ачыклады. Хәзерге вакытта белгечләр яңгыр коеларын тикшерүне дәвам итә. Тикшерү вакытында яңгыр коелары ябык иде. Янәшәдәге территорияләрне әйләнеп чыгу дәвам итә», - дип аңлатты районның экология һәм төзекләндерү департаменты директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100