Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт волонтерлары хәрбиләрнең гаиләләренә утын ярып биргән
Әлмәт районында мобилизация башланганнан бирле «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы актив эшли, ул хәрбиләргә генә түгел, аларның туганнарына да ярдәм итә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Әлмәт «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы волонтерлары хәзерге вакытта алгы сызыкта булган хәрби хезмәткәрнең гаиләсе өчен утын ярып биргән.
«Волонтерлар бик тиз килде, без гаҗәпләндек. Мондый ярдәм аеруча хәрбиләрнең гаиләләре өчен бик мөһим», — дип уртаклашты хәрбинең тормыш иптәше Стелла Егорова. Ул шулай ук гаиләләренең зур булуын — ике баласы һәм өлкән яшьтәге әти-әниләре булуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз