news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт волонтерлары хәрбиләргә коры ашлар һәм дрон өчен детальләр әзерли башлады

Әлмәт волонтерлары хәрбиләргә коры ашлар һәм дрон өчен детальләр әзерли башлады
"Әлмәт таңнары"

Әлмәт волонтерлары махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм төрләренә өстәмә итеп коры ашлар һәм дроннар өчен детальләр әзерләүгә кереште. Активистлар хәрәкәтенә хәрбиләрнең якыннары да кушылды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

«Ассоль» штабы һәм «Масксети Әлмәт һәм фронтка ярдәм» төркеме волонтерларының фидакарьлеген район җитәкчелеге дә билгеләп үтте. Алар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Активистлар эшчәнлекләрен дәвам итә. Вакуумлы капларда солдатлар өчен рассольник, борщ, итле һәм гөмбәле токмач, карабодайдан коры ашлар да әзерли башладылар. Һәр кап биш солдатка җитә. Аларны профессиональ аш-су остасы Константин ясый.

«Хәрбиләр өчен ул чөгендер, кишердән коры салатлар да әзерли әле. Ашларны инде озаттык. Хәзер тагын да зуррак партия әзерлибез, — дип сөйли волонтер Рәмия Галимова.

Волонтерлар командасына дроннар өчен детальләр ясаучы активистлар да кушылган. «Төнге смена» төркеме аларны 3D-принтерда ясый.

Чираттагы сессиядә район башлыгы 15 волонтерны  сын белән бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында Наҗия Гатина да бар.

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100