news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт волонтерлары Россия триколорының 450дән артык тасмасын таратачак

Әлмәт волонтерлары Россия триколорының 450дән артык тасмасын таратачак
Фото: http://almet-rt.ru/

12 июньдә, Россия көнендә, Әлмәттә «Россия тасмасы» акциясе узачак. 12:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәге мәйданчыгында волонтерлар әлмәтлеләрне бәйрәм белән котлаячак һәм Россия триколоры төсендә тасмалар тапшырачак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Акция кысаларында волонтерлар 450дән артык тасма таратырга җыена.

«Россия көне — илебез өчен бердәмлек һәм горурлык бәйрәме. «Россия тасмасы» акциясе – Әлмәттә яшәүче һәр кешегә Туган илгә булган мәхәббәтен белдерү өчен менә дигән мөмкинлек. Волонтерларга инициативалары өчен рәхмәт белдерәм һәм барлык әлмәтлеләрне бу патриотик чарага кушылырга чакырам», – диде Башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова.

news_right_1
news_right_2
news_bot