Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт волонтерлары Курскига бишенче тапкыр гуманитар ярдәм җибәрде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Әлмәтнең «ZA СВОих» волонтерлар штабы махсус операция зонасындагы хәрбиләргә һәм зыян килгән территорияләрдә яшәүчеләргә армый-талмый ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Бу юлы волонтерлар Курскига инде бишенче тапкыр гуманитар ярдәм посылкасын җыйды һәм җибәрде.
Штабның өч ел эшләү дәверендә үз традицияләре барлыкка килгән. Шуларның берсе – мини-музей булдыру. Барысы да алгы сызыкта булып кайткан хәрби китергән снаряд кыйпылчыгыннан башланган. Бүген экспозиция стендларында – һәр гуманитар ярдәм партиясенә керә торган предметлар, шулай ук яклаучыларга хатыннары һәм әниләре язган хатлар һәм шигырьләр.
«Безнең мини-музейда иң мөһим урын – беркә торган дивар. Без хәрбиләрдән монда шевроннарын беркетеп калдыруларын сорыйбыз, тик бер шарт белән — махсус операция җиңү белән тәмамлангач, алар аның артыннан кире киләчәк», — дип сөйләде оештыручылар.

Фото: © Евгений Лызаев тәкъдим итте
Бу юлы Курскига 300 килограммнан артык гуманитар йөк җибәрелгән. Штаб координаторы Анастасия Митяева сүзләренчә, ярдәмне оештыру үтенече белән аларга Нурлаттагы дуслары мөрәҗәгать иткән.
«Иң мөһиме – күбрәк сөлгеләр, юрганнар, зурлар һәм балалар өчен киемнәр, азык-төлек продуктлары җыярга кирәк иде. Без нурлатлылар белән инде ике ел дус, алар мөрәҗәгать итте — без җыйдык», — дип уртаклашты ул.
«ZA СВОих» штабы махсус хәрби операция башланганнан бирле битараф булмаган әлмәтлеләрне җыю ноктасына әйләнде. Биредә бүгенге көндә алгы сызыкта булганнар белән янәшә булырга теләүче һәркемне көтәләр.

Фото: © Евгений Лызаев тәкъдим итте
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз