news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт үзәк район хастаханәсендә мөселманнар өчен гыйбадәт бүлмәсе ачылды

Әлмәт үзәк район хастаханәсендә мөселманнар өчен гыйбадәт бүлмәсе ачылды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Әлмәт үзәк район хастаханәсендә Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, имам-мөхтәсибнең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рүзил Ихсанов тарафыннан оештырылган гыйбадәт бүлмәсе ачылды. Әлеге бина ислам динен тотучылар тарафыннан дини йолалар башкару өчен каралган.

Ачылу тантанасында Әлмәт үзәк район хастаханәсе баш табибы Илдар Рәхимуллин һәм баш шәфкать туташы Ләйсирә Җәлилова катнашты. Намаз уку бүлмәсе 1 нче поликлиниканың өченче катында урнашкан һәм дин тотучылар өчен тәүлек буе эшли торган стационардан да, амбулатория-поликлиника бүлекчәсеннән дә уңайлы керү мөмкинлеген тәэмин итә.

Исмәгыйль Нурисламович баш табиб Илдар Максудовичка Коръән нөсхәсен бүләк итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot