news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт урманчылары питомникларда орлык чәчү буенча еллык планны үтәде

Әлмәт урманчылары «Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проекты планы буенча питомникта барлык орлыкларны утыркан. Шулай ук бу юнәлештәге эшләр Аксубай, Биләр, Болгар, Буа, Зәй, Ислейтар, Кәләй, Кызыл Йолдыз һәм Лаеш урман хуҗалыкларында тәмамланган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Республикада барлыгы 21 гектарда орлык утырту планлаштырыла. Хәзерге вакытта 10 гектар гына чәчелгән.

«Чәчүлекләрне үстерү - күп вакыт таләп итә торган процесс. Барысы да кул белән җыелган күркәдән башлана. Аны киптерәләр, орлыкларын чыгаралар. Чәчкәннән соң питомникларда чәчүлекләрне карау буенча сезонлы эшләр башкарыла. Бу даими сугару, туфракны йомшарту, чүп үләннәренә каршы көрәш», - дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина.

news_right_1
news_right_2
news_bot