news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт укучысы бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призер булды

9-10 ноябрьдә Казанда «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында мәктәп укучыларының сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. «Адымнар-Әлмәт» күптелле белем бирү гимназиясенең 10а сыйныфы укучысы Артур Мальсагов әлеге мәртәбәле конкурсның призеры булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Артурны һәм аның остазы Гөлнара Әнвәр кызы Гатауллинаны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз, диелгән хәбәрдә.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

news_right_1
news_right_2
news_bot