Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт укучылары махсус операциядә катнашучы хәрбиләр өчен шефлык ярдәме әзерли

Әлмәт укучылары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен шефлык ярдәме әзерли, солдатларга хатлар яза. 1нче лицейның IV сыйныф укучылары инде берничә ай волонтерлык белән шөгыльләнә.
Дәресләр беткәч, балалар мәктәптә кала. Берәүләр – окоп шәмнәре ясый, икенчеләре - махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә хатлар яза, өченчеләре бәйләү материалы әзерли. Кызлар исә мамык һәм марлядан салфеткалар ясый.

Фото: © Эльвира Шакирова тарафыннан тәкъдим ителде
Акцияне оештыручылар фикеренчә, укучылар язган хатлар солдатларның сугышчан рухын күтәрергә ярдәм итәчәк.
Мәктәптә җыелган ярдәмне махсус хәрби операция зонасына озату белән «Ышанычлы тыл» волонтерлар штабы шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз