news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт укучылары бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында җиңү яулады

Әлмәт укучылары бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында җиңү яулады
Фото: Әлмәт мәгариф идарәсеннән

4-6 апрельдә Мәскәүдә «Обретенное поколение» II бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы узды.

Татарстаннан Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт вәкилләре чыгыш ясады. 2нче лицейның укучылары «Лингвистика һәм әдәбият белеме» юнәлеше буенча үз эшләрен яклый. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Эш нәтиҗәләре буенча 10 сыйныф укучысы Диана Пчельникова икенче дәрәҗә диплом, 10 сыйныф укучылары Фәридә Закирова һәм 9 сыйныф укучылары Регина Шәйхетдинова беренче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. 10 сыйныф укучысы Елизавета Мишанова җиңүче дипломына һәм исемле медальгә ия булды.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot