news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт туган якны өйрәнү музее «Бүләк итү көннәре» хәйрия акциясен үткәрә

Әлмәт туган якны өйрәнү музее «Бүләк итү көннәре» хәйрия акциясен үткәрә
Фото "Татар-информ" архивы

Әлмәт туган якны өйрәнү музее 13-20 февральдә Әлмәт туган якны өйрәнү музееның 30 еллыгына һәм Гаилә елына багышланган «Бүләк итү көннәре» хәйрия акциясен үткәрә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Бу көннәрдә музейга тарихи әһәмияткә ия булган коллекция, фотосурәт, архив документлары, китап, көнкүреш әйберләре һәм этнографияләре бүләк итү мөмкинлеге бирелә. Нәкъ менә Әлмәт халкының бүләкләре, оешмалар һәм предприятиеләр тапшырган экспонатлар шәһәр музееның барлыкка килүенә этәргеч бирә.

«Сез «бүләк итү» традициясен дәвам итә аласыз һәм сезнең исемегез бүләк итүчеләрнең Мактау китабына язылачак»,- ди музей хезмәткәрләре

«Әйберләрне турыдан-туры музейга 13 февральдән 20 февральгә кадәр алып килергә мөмкин, әгәр дә сез музейга килә алмасагыз яки зур габаритлы әйбер әзерләсәгез, музейга шалтыратыгыз. Фотоларны, документларны электрон почтага җибәрергә була: zvinera@yandex.ru. Фотоларга мәгълүматны әлеге мәгълүматны язарга кирәк: кем сурәтләнгән, фотога төшерү елы һ.б.» – диелгән хәбәрдә.

Акциядә катнашучылар өчен «Эксклюзив», «Иң борынгы», «Предмет-легенда», «Заман предметы», «Иң беренче» номинацияләре игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100