Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт троллейбусларында Яңа ел кәефе булдырылган

Әлмәт троллейбус идарәсе шәһәр халкына бәйрәм кәефе бүләк итә. Яңа ел алдыннан линиягә чыршы уенчыклары һәм мишура белән бизәлгән бер автобус һәм ике троллейбус чыкты. Машина йөртүчеләр бу пассажирларның гына түгел, аларның үзләренең дә кәефен күтәрүен әйтә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
«Без пассажирларның безнең бәйрәм троллейбусына утырганда ничек шатлануларын күрәбез. Бу чыннан да күңелле», - диләр алар.
Шулай булгач, әгәр сез яңа ел әкиятенә чумарга өлгермәгән булсагыз, бәлки, киләсе автобусны көтәргә кирәктер – ул сезне һичшиксез шунда илтәчәк! – диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз