Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт театрының Уфа гастрольләре башлана
Бүген Уфада Әлмәт татар дәүләт драма театрының гастрольләре башлана. Әлмәт театры Уфа сәхнәләрендә үзләренең иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк. Бу хакта Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллеге хәбәр итә.
Гастроль туры кысаларында коллектив шәһәрнең ике театрында гастрольләрдә булачак: 14-17 апрель көннәрендә Уфа «Нур» дәүләт татар театрында һәм 27 – 29 апрельдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында.
Театр коллективы абруйлы фестивальләрдә югары бәя алган спектакльләрен алып килгән. Программага: «Җил артыннан», «Ул әле өйләнмәгән иде», «Ат карагы», «Җиләкле җәй», «Кайда минем илем?», «Нечкәбил», «Өзелгән көй» һәм башка спектакльләр кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз