Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт театрының Кече залын театр студиясе балалары ачты

Әлмәт театрының Кече залын ремонттан соң «Тылсым» театр студиясе балалары һәм ата-аналары ачты.
«Бүген Кече залыбыз капиталь ремонттан соң ачылды һәм анда беренче булып безнең балалар чыгыш ясый. Алга таба да биредәге чыгышларыбыз белән сезне сөендереп торырбыз», – диде «Тылсым» студиясе җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Илсур Хәертдинов.
Студия ике елга ике мәртәбә әти-әниләр алдында чыгыш ясый. Быел кышкы чыгыш залга ремонт ясалу сәбәпле аз гына кичектерелгән.
«Тылсым» балалар студиясенең татар төркеме әти-әниләргә «Җиләкле җәй» композициясен күрсәтте. Композициянең авторы һәм куючы режиссеры - студиянең сәхнә теле укытучысы, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Вәлиева.
Быел студия композиция әзерләгәндә басымны җырга-биюгә һәм телгә ясарга булган. «Баланың ишетә белүе, тоемлый белүе, ритмга эләгүе мөһим иде – бу эшебезне катлауландырды да», – диде студия җитәкчесе.
«Театр студиясенең беренче бурычы баланың сәләтен күрә белү һәм үстерү. Икенче мөһим миссия – телне саклау. Мин әти-әниләргә әйтә киләм – монда килеп ике сәгатьтә телне камил белеп булмый. Беренче чиратта ул гаиләдә сакланырга тиеш һәм без балаларыбыз белән татарча сөйләшсәк, алар камилрәк сөйләшәчәкләр. Без биредә күп балаларның теле камилләшеп килүен күрәбез, алга таба да үстерергә иде», – дип нәтиҗә ясады Илсур Хәертдинов.
Әлмәт театрының «Тылсым» студиясенең рус һәм татар төркемнәренә 81 бала йөри. Алар театрның Кече залында һәм хореография залында шөгыльләнәләр. Студиядә театр артистлары укыта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз