news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт театрының элеккеге директоры Тамара Халитова вафат

Әлмәт театрының элеккеге директоры Тамара Халитова вафат
Әлмәт театрының матбугат үзәге

Кичә 75 яшендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, Әлмәт татар дәүләт драма театрының элеккеге директоры Халитова Тамара Сөләйман кызы вафат булган. Бу хакта Әлмәт театрының матбугат үзәге хәбәр итә.

«Әлмәт театры һәм Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсе коллективы Тамара Сөләймановнаның туганнарының, якыннарының, дусларының һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша. Аның турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», дип яза театр.

Тамара Халитова тумышы белән Сарман районыннан. 1966 – 1981 елларда математика укытучысы. 1992 елдан мәдәният өлкәсендә эшли. 1995 -2002 елларда Тамара Сөләймановна Әлмәт театрын җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot