Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт театрының драматургия семинарында язылган пьеса буенча Туймазыда эскиз әзерләнде
Әлмәт театрында оештырылган заманча драматургия семинар-лабораториясенең өченче этабы бара – финалга чыккан пьесалар буенча Татарстан һәм Башкортстан театрлары эскизлар ясый. Уңышлы эскизлар спектакль буларак үстерелеп, театр репертуарына алынырга мөмкин.
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, драматург Равил Сабырның «Соңгы Маһиҗан» пьесасы буенча эскиз Туймазы татар дәүләт драма театрында куелды. Эскизны театрның баш режиссеры Айдар Зарипов куйган.
Туймазыга эскиз карарга Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, директор урынбасары Ләйләгөл Минаева, Әлмәт театры режиссеры Ильяс Гәрәев, «Әлмәт таңнары» газетасының баш мөхәррире, язучы Рәфкать Шаһиев, театрның җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча менеджеры Юлия Исмәгыйлева, журналист Рузилә Мөхәммәтова һәм пьеса авторы Равил Сабыр барды. Туймазыга шулай ук әлеге проект авторларының берсе - Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге җитәкчесе, Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры директоры Зиннур Сөләйманов та килгән иде.
Туймазы театры эскизны карап бәяләргә театрның даими тамашачысын да чакырган – спектакльдән соң тамашачы белән фикер алышу булды, аларга эскизның киләчәк язмышын билгеләү мөмкинлеге бирелде. Тамашачы эскизны спектакль итеп үстерүгә мөнәсәбәтен белдереп, махсус тартмага жетоннар салды. Нәтиҗәдә, аларның күпчелеге спектакльнең репертуарга керүен теләп тавыш бирде.
Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева спектакльгә уңышлар теләде һәм Әлмәткә чакырды.
Эскизларны күрсәтү дәвам итә. Әлмәт театры десанты 24 февральдә Әтнәгә киләчәк. Биредә Резеда Хәертдинованың «Юшкын» пьесасы буенча Дамир Сидеев эскиз әзерли.
- Театраль лаборатория Әлмәт татар дәүләт драма театры, Татарстан Язучылар берлеге, Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге, «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз