Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт театрында үзешчән театрлар өчен иҗат лабораториясе узган
Әлмәт татар дәүләт драма театры үзешчән театр коллективлары өчен иҗат лабораториясе оештырган.
«Режиссура, актерлык осталыгы, грим, пластика» дип исемләнгән лаборатория XXIII төбәкара «Идел-йорт» фестиваль-конкурсы кысаларында үтте. Театрга Бөгелмә, Менделеевск, Яңа Чишмә, Мөслим, Сарман, Лениногорск районнарының халык театр коллективлары җитәкчеләре, үзешчән артистлары килде», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева чарада катнашучыларны сәламләп, театр эшчәнлеге белән таныштырган. Лабораториядә катнашучылар өчен сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, грим, бутафория һәм реквизит әзерләү буенча мастер-класслар оештырылган.
Халык театрлары вәкилләренә театрның «Йөрәк сере» спектакле күрсәтелгән. Театр артисты Наилә Нәҗипова кунакларга үзе сәхнәләштергән әлеге спектакль мисалында режиссер идеясе һәм аны гамәлгә ашыру турында сөйләгән.
Чара арт-мәйданчыкта «Шулай бервакыт» театр байкалары тамашасы белән тәмамланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз