news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Əлмәт театрына «Тантана» премиясен Айдар Җаббаров тапшырды

«Эксперимент» номинациясендә «Тантана» премиясе белән «Дөм» спектакле өчен Әлмәт татар дәүләт драма театры бүләкләнде. Театрга премияне режиссер Айдар Җаббаров тапшырды.

«Дүрт-биш ел «Тантана»да булырга туры килмәде. Шул вакыт эчендә номинацияләр дә, махсус премияләр дә арткан», диде Айдар Җаббаров. Ул коллегаларын театр көне белән котлады.

Айдар Җаббаров Әлмәт театрында Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» повесте буенча спектакль чыгарды. Быел ул яшь драматург Артур Ибраһимов пьесасы буенча спектакль куя.

«Дөм» спектакле Лев Толстойның «Власть тьмы» пьесасы буенча куелган.

  • «Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара. «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot