news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры Зәкия Туешева премиясе лауреатларын игълан итте

Әлмәт театры Зәкия Туешева премиясе лауреатларын игълан итте

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева Зәкия Туешева премиясе лауретларын игълан итте.

Әлеге премия Минзәлә театрының легендар актрисасы Рәзилә Муллинага, Әлмәт театры артисткасы Ләйсән Заһидуллинага тапшырылды.

«Театрда эшләгән 45 ел гомеремдәге иң бәхетле көнем булды бу. Шундый легендар ханым исемендәге премияне алуны үзем өчен зур дәрәҗә дип саныйм», – диде Рәзилә Муллина.

  • «Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара. «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.
  • Әлмәт театры инициативасы белән, үзенең күренекле режиссерының исемен мәңгеләштерү йөзеннән, республикада яңа театраль премия гамәлгә куелды. Зәкия Туешева исемендәге премия театр сәнгате өлкәсендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен бирелә.
  • Театр премиясенә Татарстанның кече шәһәр театрлары хезмәткәрләре дәгъва итә ала. Андый театрлар бездә алты: Әлмәт театры, Минзәлә театры, Түбән Кама театры, Әтнә театры, Бөгелмә театры, Буа театры.
  • Гаризалар республиканың халык театрларыннан кабул ителде. Өч лауреатның берсе халык театры вәкиле булачак дип карар ителгән иде.
  • Премия ТР Мәдәният министрлыгы һәм «СМП-Нефтегаз» акционерлык җәмгыятенең финанс ярдәме белән гамәлгә куелган.
  • Зәкия Туешева (1919-2018) – 1951-1976, 1990-1994 елларда Әлмәт театрының режиссёры, баш режиссёры. ТАССРның халык артисты. Әлмәт шәһәренең шәрәфле гражданины, Бөек Ватан сугышында катнашучы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100