news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт театры үз тарихында беренче иммерсив спектаклен чыгара

Әлмәт театрында аның баш режиссеры Сәрдәр Тагировский «Йорт» иммерсив спектаклен чыгара. Премьера 1 - 2 мартка планлаштырылган.

«Йорт» иммерсив спектакль-променады театр бинасы тарихы белән таныштыручы уникаль форма, ул тамашачыны үткәннәр атмосферасына алып керә һәм уйлап табылган дөняның катнашучысына әверелдерә», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Спектакль 1948 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр вакыйгаларны үз эченә ала. Анда 40тан артык артист һәм 20 катнашучыдан торган хор катнаша.

Тамашачылар өч төркемгә бүленәчәк һәм һәр төркем төрле тарихларны караячак. Барлык сюжетларны карау өчен, димәк, спектакльгә өч мәртәбә килергә кирәк булачак.

Драматург - Равил Сабыр, режиссер - Сәрдәр Тагировский, рәссам - Елена Сорочайкина, яктыртучы рәссам – Ольга Окулова, грим буенча рәссам – Юлия Тонгузова, Гөлнара Актуганова, хореографлар – Мария һәм Марсель Нуриевлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot