news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры татар тарихында беренче мәртәбә сәхнәдә күрсәтү өчен фильм-спектакль ясый

Әлмәт театры татар тарихында беренче мәртәбә сәхнәдә күрсәтү өчен фильм-спектакль ясый
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Әлмәт театрында татар театры тарихында беренче фильм-спектакль ясалачак. Ул Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» романы нигезендә эшләнә.

«Әйе, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева шушы кызыклы идея белән чыкты. Ягъни, театрга килгән тамашачы сәхнәдә барган спектакль белән бергә сюжетның бер өлешен экраннардан карый алачак», - дип мәгълүматны раслады фильм-спектакль чыгарырга чакырылган кинорежиссер Александр Далматов.

Фильм-спектакльдә Әлмәт театрының популяр артистлары Динар Хөснетдинов, Раушан Мөхәммәтҗанов, Айрат Мифтахов, Энҗе Сәйфетдинова һәм башкалар катнашачак.

«Фильм-спектакльнең сәхнә өлеше Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов белән бергә эшләнәчәк. Шулай килештек. Чөнки Динарның тәҗрибәсе бар. Ул яңа гына «Киңәш кирәк» дип аталган спектакль чыгарды», – диде Александр Далматов.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Спектакльдә татарның шактый билгеле шәхесләре танылачак. Чөнки әсәр туксанынчы еллардагы яшьләр һәм шул чорда актив иҗат иткән яки җәмәгать эше алып барган буын турында», дип интрига ясап куйды режиссер.

Фильм-спектакльнең башта кино өлеше төшерелә - ул гыйнвар-февраль айларында планлаштырылган. Аннары спектакль өлеше башлана. Премьера мартта булыр дип көтелә.

  • Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» романы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелгән ябык конкурсның «Романнар» номинациясендә III урын алды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100