Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт театры сезонның беренче премьерасын - «И’тальян» комедиясен чыгарды
Әлмәт театры сезонның беренче премьерасын чыгарды. Әлмәт театрының баш режиссеры Сәрдәр Тагировский дель арте комедиясе рухында эшләнгән «И’тальян» спектакль әзерләгән.
Спектакль Карло Гольдониның «Кьоджинские перепалки» пьесасы буенча күпмедер дәрәҗәдә татар рухы кертеп куелган. Татарчага тәрҗемәне шагыйрь, журналист Рәфкать Шаһиев башкарган. Җыр текстларын театр артисты Резеда Хәертдинова язган.
Тамаша ике антракт белән бара. Антрактларда Италия рухы фойеда дәвам итә – беренче тәнәфестә яшь артистлар итальян фольклорыннан халык җырларын башкарса, икенче тәнәфестә тамашачы өчен пицца әзерләү буенча җиңелчә осталык дәресе үткәрелә һәм пешкән кабак авыз итәргә чакыралар.
Спектакль чыгару өчен театр кызыклы команда туплаган. Режиссер Казанда туып, балачактан ук Венгриядә яшәгән Сәрдәр Тагировский, рәссам – Санкт-Петербургта эшләүче татар чыгышлы Әнвәр Гомәров, костюмнар буенча рәссам – татар чыгышлы Фагыйлә Сельская.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз