news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт театры комедия өчен эскизларны театраль лаборатория аша сайлый

Әлмәт театры комедия өчен эскизларны театраль лаборатория аша сайлый
Фото: Әлмәт театрының матбугат үзәге

Биш көн эчендә өч режиссер Әлмәт театры сәхнәсендә өч комедия эскизы тәкъдим итәчәк. Өч пьесаның икесе татар драматургы әсәре.

Кичә Әлмәт театрында «Умораклаб» театраль лаборатория ачылды. 16 сентябрь көнне өч режиссер – Пермьнән Дима Огородников, Туймазы театрының баш режиссёры Айдар Зарипов һәм Великие Луки театрының баш режиссеры Анна Потапова театр труппасы белән эскизлар әзерли.

«Театраль лаборатория – беренче чиратта труппа өчен үзенчәлекле тренинг. Кыска гына вакыт эчендә актерлар стресс кичереп күңел төбеннән яңа уен алымнары китереп чыгаралар. Лаборатория вакытында режиссер да, драматургия материалы да сынала», – ди Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Пьесаларны театр үзе сайлап режиссерларга тәкъдим иткән. Алар театрга әсәр белән танышып, концепция төзеп килгән.

Мансур Гыйләҗевның «Мисс Гүзәллек» комедиясен Дима Огородников куя. Эскиз театрның зур сәхнәсендә әзерләнә.

Анна Потапова Евгений Гришковецның «Весы» комедиясенә алынган. Сюжет бала тудыру йортының кабул итү бүлегендә ирләр балалары туганын көтеп утыргандагы вакыйгалардан төзелгән.

Артур Ибраһимовның «Бабайның бабасы» пьесасын Айдар Зарипов куя. Театр бу әсәрне үзенең арт-пространствосында укыган булган.

Лабораториянең кураторы – Нияз Игъламов. Чакырылган тәнкыйтьче-эксперт - Жанна Зарецкая.

Лаборатория Татарстан Мәдәният министрлыгының өстәмә финанслары нигезендә оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot