Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт театры «Кече шәһәр театрлары» фестивалендә «Җил артыннан» спектаклен күрсәтте
Әлмәт театрының «Җил артыннан» спектакле «Кече шәһәр театрлары» фестивалендә иң югары бәя алган спектакльләрнең берсе булды.
«Безнең бу фестивальдә җиденче мәртәбә катнашуыбыз. Бүген Түбән Тагилда «Җил артыннан» спектаклен уйнадык. Театр тәнкыйтьчеләре спектаклебезне бик яратып кабул итте», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
«Мин бу артистны үтерәсем килде. Ул тискәре геройны, кабәхәтләрнең дә кабәхәтен уйнады. Минем үземнең мондый халәтемне – артистны буып атасым килүен хәтерләмим», - дип язган үз аккаунтында «Коляда-театр»ның сәнгатьчесе Николай Коляда әлеге спектакльне карап чыккач. Сүз Асеф ролен башкарган Раушан Мөхәммәтҗанов турында бара.
Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил өлкәсендә 29 майдан 5 июньгә кадәр «Кече шәһәр театрлары» фестивале бара. Быел фестивальдә 16 иҗат коллективы катнаша. Алар бирегә 8 зур форматлы һәм 8 кече форматлы спектакль алып килгән.
Фестивальнең жюри составын Николай Коляда җитәкли. Жюрида күренекле театр әһелләре, алар арасында РФ халык артисты Ольга Остроумова, режиссер Алексей Федорченко, драматург Ярослава Пулинович һәм башкалар бар.
Нәтиҗәләр иртәгә билгеле була.
- «Җил артыннан» спектаклен Әлмәт театрында Россиянең халык артисты Камил Тукаев куйган. Әсәрнең авторы - Америкада яшәп иҗат итүче әфган язучысы Халед Хоссейни. Әлеге спектакль белән театр 77 нче сезонын ачкан иде.
- Сентябрь аенда театр бу спектакле белән Грозныйга – «Федерация» фестиваленә чакырулы. 26 сентябрьдә Казанга күрсәтергә ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз