news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт театры Казанга «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен алып килә

Әлмәт театры Казанга «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен алып килә
Әлмәт театрының матбугат үзәге, Татьяна Афонина

Әлмәт театры Казан тамашачысын «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакленә чакыра. Үткән сезон премьерасы булган әлеге спектакльне театр беренче мәртәбә Казанга алып килә.

Спектакль 30 гыйнвар көнне Камал театрының Зур залында күрсәтеләчәк. Башлана – 19.00 сәгатьтә. Театр кассасында билетлар бик аз калып бара.

Әлмәт театрында Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» повесте буенча бу спектакльне режиссер Айдар Җаббаров чыгарды.

  • Театр артисты Айрат Мифтахов «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге Шәмси роле өчен «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булды.
  • Спектакльдә Хәзрәт һәм Батюшка рольләрен башкарган Динар Хөснетдинов «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә «Тантана» театр премиясенә ия булды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot