news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры иртәгә Казанда беренче тапкыр «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен күрсәтә

Әлмәт театры иртәгә Казанда беренче тапкыр «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен күрсәтә
Әлмәт театрының матбугат үзәге, Татьяна Афонина

Иртәгә Әлмәт театры Камал театры сәхнәсендә «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен күрсәтә. Үткән сезон премьерасы булган әлеге спектакльне театр тамашачы соравы буенча беренче мәртәбә Казанга алып килә.

Спектакль 30 гыйнвар көнне 19.00 сәгатьтә Камал театрының Зур залында күрсәтеләчәк.

Әлмәт театры спектакльләре гадәттә Казанда аншлаг белән уза. Бу спектакльгә дә билетлар аз калган. Билетлар Камал театры кассасында сатыла. Камал театры сайты аша да алырга мөмкин.

  • Әлмәт театрында Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» повесте буенча бу спектакльне режиссер Айдар Җаббаров чыгарды.
  • Театр артисты Айрат Мифтахов «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге Шәмси роле өчен «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булды.
  • Спектакльдә Хәзрәт һәм Батюшка рольләрен башкарган Динар Хөснетдинов «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә «Тантана» театр премиясенә ия булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100