Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: Бездә урта һәм өлкән буын ир-ат актерлар юк
Аның фикеренчә, бу күренеш элек театрда акча булмау белән бәйле, шуңа артистлар формалашмаган.
Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева сүзләренчә, спектакльләрдә өлкән яшьтәге геройларны да яшьләр уйный. Бу өлкән яшьтәге артистлар булмау белән бәйле.
«Бүген шундый хәл килеп туды: безнең урта һәм өлкән буын ир-ат актерларыбыз юк. Алар формалашмаган. Ул вакытта акчасызлык заманы булган. Күбесе җитештерү өлкәсенә, башка эшкә китте. Шуңа йөрәк әрни. Урта буынны уйнарлык ике артист бар, шуңа яшьләр бабайларны да уйный. Труппада 41 актер бар, 25 кеше – 35 яшькә кадәр булган ир-атлар», – ди ул.
Ул урта һәм өлкән буын хатын-кызларның рольсез утыруын да ассызыклады. «Бу проблема бөтен театрларда бар. Ул шулай булыр инде. Кайсы гына әсәрне карасаң, анда бер-ике генә өлкән апа образы була. Биш-алты әби сәхнәдә йөргән спектакль кызык булыр идеме икән ул?» – диде театр директоры «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.
Аның сүзләренчә, хәзер «театрда акча аз» дип китүчеләр юк.
«Безгә чыныккан егет-кызлар килә. Ул яктан уңыш елмая. Алар эшләп үскәнме, гаиләдә шундый тәрбия алганмы – белмим, әмма эштән курыкмыйлар. Без бюджет өлкәсендә эшлибез. Бюджет хәлен беләсез. Булганын бирергә тырышабыз. Кайткан яшьләргә өч ел дәвамында бюджеттан тыш өстәмә акча бирә идек. Аннан соң ул юкка чыкты. Алар үзләре театрда өстәмә эш ала», – дип сөйләде ул.
Фәридә Исмәгыйлева сүзләренчә, артистлар өстәмә итеп режиссер ярдәмчесе, реквизитор, монтажлаучы булып эшли, кичәләр алып баралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз