news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт театры директоры: Безнең театр Әлмәт шәһәреннән өлкән – документлар шуны дәлилли

Театрның 80 еллык юбилей кичәсе 31 октябрьгә планлаштырыла.

Әлмәт театры директоры: Безнең театр Әлмәт шәһәреннән өлкән – документлар шуны дәлилли
фото: Рамил Гали

Быел Әлмәт театры үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Документлар буенча караганда, Әлмәттә театр шәһәрнең үзеннән дә алдарак барлыкка килгән.

«Әлмәт театры күптән түгел генә 70 еллыгын бәйрәм итте. «Ничек алай», дип бездән гаҗәпләнеп сорыйлар. Менә шулай – димәк, театр шәһәрне дә үстергән», – диде театр директоры Фәридә Исмәгыйлева Әлмәт театрына багышланган матбугат конференциясендә.

Быелгы юбилей «Театр – шәһәрнең җаны» дип атала. «Рухият» нәшриятында әзерләнүче театр тарихына багышланган китап та шушы исем белән дөнья күрәчәк. «Без «Рухият»кә бик рәхмәтле. Әлбәттә, без «Татнефть» ярдәмен тоеп яшибез. Әмма үзең эшләмәсәң берәү дә терәү булып тора алмый», дип дәвам итте театр директоры.

Театрның 80 еллык юбилей кичәсе 31 октябрьгә планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot