news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры данлыклы «Җил артыннан» спектаклен Новороссийскида күрсәтәчәк

Әлмәт театры данлыклы «Җил артыннан» спектаклен Новороссийскида күрсәтәчәк
фото: Әлмәт театрының матбугат үзәге, Татьяна Афонина

Әлмәт театрының иҗат төркеме Новороссийск шәhәренә фестивальгә юл тотты. Театр «Театральная гавань» халыкара фестивалендә катнаша.

«28 сентябрьдә «Җил артыннан» спектаклен тәкъдим итәбез», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

  • «Театральная гавань» халыкара фестивале — Россиянең көньягында бердәнбер даими үткәрелүче фестиваль. Ул беренче мәртәбә Новороссийскида 2018 елда узды.
  • 2024 елда «Театральная гавань» алтынчы тапкыр уздырыла. 20 - 29 сентябрьдә фестиваль Новороссийскида, Кабардинкада һәм Геленджикта уза. Россиянең 11 регионыннан 16 театр катнаша, шулай ук, Норвегия һәм Азербәйҗан театрлары килә.
  • «Җил артыннан» — Америка бестселлеры. Авторы — Америкада яшәп иҗат итүче әфган язучысы Халед Хоссейни. Инсценировка авторы — драматург Меттью Спенглер.

  • Әсәрнең режиссеры — Воронеж камера театры актеры, Россиянең атказанган артисты, «Алтын битлек» театры премиясе лауреаты Камил Тукаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100