news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры балалар өчен татар тарихы буенча спектакль куярга җыена

Берәү дә үзенең тарихына төкереп карарга тиеш түгел, ди театр директоры.

Әлмәт театры балалар өчен татар тарихы буенча спектакль куярга җыена
Солтан Исхаков

Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева театр сәхнәсеннән тарихи әсәрләр аз куела дигән тәнкыйть белән килешүен әйтте. Алар балалар өчен тарихи спектакль куярга җыена. 

«Берәү дә үзенең тарихына төкереп карарга һәм онытырга тиеш түгел. Сентябрьдә бездә премьера көтелә. Ул Мәдәният министрлыгы биргән грант акчасына куела. Безнең проект «Татар сторис» дип атала, ягъни татар тарихы. Бу проект мәктәп балаларын татар тарихы белән таныштыру максатыннан эшләнелә. Булат Минкиннан махсус сценарий яздырдык. Аны Татарстанның атказанган артисты Наилә Мифтахетдинова куя», – дип сөйләде ул. 

Фәридә Исмәгыйлева – Әлмәт татар гимназиясендә татарстан тарихын укыткан кеше. «Шул тел белән, катлауландырмыйча, татар тарихы белән таныштырырга телибез», – ди ул. 

Ул шулай ук яңа сезонда балалар өчен тагын бер яңа спектакль чыгачагын әйтте. «Ак/соры бүре» спектаклен Алмаз Садриев куячак, ул ике телдә булачак.  

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100