Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдиновка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Әлмәт театрының популяр артисты Динар Хөснетдиновка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары белән Әлмәт театры артисты Хөснетдинов Динар Вәзим улы театр сәнгатенә керткән өлеше өчен Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды», дип хәбәр итә Әлмәт театры.
Динар Хөснетдинов Әлмәт театрының иң танылган яшь артистларының берсе. Тамашачы аны «Ак чәчәкләр» телесериалы, «Сөмбел», «Остазбикә» фильмнары аша да яхшы хәтерли.
- Динар Хөснетдинов 1990 елның 18 маенда Чаллы шәһәрендә туа. 2011 елда Казан театр училищесында Илдар Хәйруллин курсын тәмамлый һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрына кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз