news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры артистлары Карелия башкаласына гастрольләргә китте

Әлмәт театры артистлары Карелия башкаласына гастрольләргә китте
Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

3 сентябрьдә Әлмәт театрының гастроль төркеме Карелия башкаласына китте. Алар Петрозаводскида иң титуллы спектакльләренең берсе «Җил артыннан»ны күрсәтәчәк. Моннан тыш, Карелиянең милли театрында тамашачылар «Киребеткән» спектаклен һәм «Играем маленького Мука» әкиятен карый алачак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Петрозаводскидагы коллегалар белән дуслык бер ел элек башланды. Ул вакытта Карелиянең Милли театрында режиссерлар, педагоглар, тәнкыйтьчеләр катнашында заманча драматургия буенча күчмә иҗади лаборатория уздырыла. Әлмәт театры Россиянең кече шәһәрләре театрларының XIII фестивалендә җиңүче буларак чакырылган катнашучы була.

«Безгә заманча драматургия буенча театр лабораториясендә катнашырга тәкъдим иткәч, икеләнмичә ризалаштык. Оештыручылар - Милләтләр театрына, Олег Лоевскийга мондый мөмкинлек өчен рәхмәт. Лаборатория – танышу, элемтәләрне ныгыту, тәҗрибә туплау, актерларны өйрәтү, эмоциональ формада тоту өчен, шулай ук без башкалар белән хәрәкәт иткән юнәлешне чагыштыру өчен бәяләп бетергесез мөмкинлек», – диде Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Театр күрсәтү өчен Екатерина Тимофееваның «Полина па эзли» пьесасын сайлый, эскизның режиссеры Алессандра Джунтини була. Биш көн дәвамындагы лабораторияләр театрлар арасында дуслык өчен ныклы нигез булып тора.

Һәм нәкъ бер елдан соң алмашу гастрольләре уза, алар Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Росконцерт» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан үткәрелә.

Петрозаводскидагы коллегаларын Әлмәттә 21-23 сентябрьдә «Бальзаминовның өйләнүе» спектакле, «Куллерво» эпик драмасы, «Цветочек аленький» әкиятләре белән көтәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100