Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт театры аншлаг белән Казан гастрольләрен башлады
Әлмәт театры 2 көнлек Казан гастрольләрен аншлаг белән башлап җибәрде. «Залда алма төшәрлек урын юк», – дип билгеләп үтте гастрольләрне ачарга дип сәхнәгә чыккан Татарстанның халык артисты Фәрис Җиһанша.
«Без килүебезгә бик шат. Без бу спектаклебезне инде өченче тапкыр Казанда уйныйбыз. Зал тутырып килүегез безнең өчен зур бәхет», - диде театр артистлары Рафик Таһиров һәм Раушан Мөхәммәтҗанов белән бергә тамашачыны сәламләргә чыккан театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.
Театр директоры Камал театры җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен җиткерде. Ул спектакль карарга килгән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәт әйтте, театрның кадерле кунагы танылган актер, Россиянең халык артисты Камил Тукаевны тәкъдим итте.
«Бирегә Әлмәт театрын зарыгып көткән, әлеге спектакль турында ишетеп, аны үз күзләре белән күрергә килгән тамашачы җыелган. Иртәгә ди килегез. Билетлар юк югын, ләкин бик киләбез дисәгез үземә мөрәҗәгать итегез», – диде ул.
«Залда «куып китерелгән» халык юк. Җитәкчесе Әлмәттән булган 2 предприятиедән тамашачылар бар. Калган тамашачы барысы да үзе билет алып килгән кешеләр – шунысы сөендерә. Шундый тенденция барлыкка килде», - диде Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Әлмәт театры Казанга өченче мәртәбә Айдар Җаббаровның Гаяз Исхакый әсәренә нигезләнеп куелган «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен алып килде.
Бүген театр Туфан Миңнуллинның пьесасы буенча куелган «Ат карагы» спектаклен күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз