Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт театры «Әдәби символлар» проектын башлап җибәрде
Халыкара туган тел көне уңаеннан Әлмәт театры үзенең үзенчәлекле «Әдәби символлар» проектын башлап җибәрде.
«Бу видеоязмалар сериясе, анда театр фотография белән тоташа, ә тарих артистлар тавышында җанлана», дип хәбәр итә Әлмәт театрының матбугат үзәге.
Проектның беренче героинясы – актриса Резеда Хәертдинова. Ул Хәсән Туфанның «Туган тел» шигыре белән үзенчәлекле ролик ясаган.
«Тел – ул сүзләр генә түгел, халык күңеленең көе. Бүген дә ул аеруча тантаналы яңгырый», дип тәкъдим итә театр яңа проектын.
Проектның икенче ролигы театр артисты Алмаз Шаһимәрданов белән булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз