news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры яңа сезонны ачты

Әлмәт театры яңа сезонны ачты
"Әлмәт таңнары"

Әлмәт татар дәүләт драма театрында 78нче сезон ачылу алдыннан матбугат конференциясе узды. Анда режиссер Наилә Нәҗипованың иҗат эше - Әлмәт театры труппасының яшь составы катнашындагы «Далада» спектакле тәкъдим ителде.

Өлкән сыйныф укучылары һәм журналистлар игътибарына күрсәтелгән әлеге эксперименталь эш татар милләте формалашу тарихының үзенчәлекле җанлы дәресе булып тора. Бу турыда «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Фокус-төркем сыйфатында катнашкан өлкән сыйныф укучылары спектакльдән соң аннан алган тәэсирләре, үз фикерләре белән уртаклаша алды. Кемгәдер сюжет ошаган, кемдер музыкаль бизәлешнең хиссият дөньясына алып кереп китүен билгеләп үтә, ә кемнәрдер хореография һәм костюмнарның матурлыгына хәйран калган.

Шул ук вакытта куелышның кимчелекләренә тукталучылар да булды. Укучыларның берсе текстның астан өскә таба барган тәрҗемәсен уку уңайсыз булуын билгеләп үтте. Башка бер укучы исә кайбер урыннарда тавыш эффектлары аркасында артистның сүзләрен аңламый калуын искәртте.Әмма барысы да яңа форматта сөйләнелгән тарихның яхшырак үзләштерелүенә, укучыларга да, тарих укытучыларына да кызыклы булачагына басым ясады.

Театр директоры Фәридә Исмәгыйлова 78нче театр сезонына планнары белән уртаклашты, булачак премьераларга тукталды, яңа проектлар һәм юнәлешләрнең Т хәрефе астында алып барылачагын ассызыклады. Әлеге символ ныклы, ышанычлы, кагылгысыз, ныгытылган, кыю, какшамас, чигенүсез дигәнне аңлата. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100