news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт татар дәүләт драма театрының легендасы Камил Вәлиев вафат

Әлмәт татар дәүләт драма театрының легендасы Камил Вәлиев вафат
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Әлмәт татар дәүләт драма театрының легендасы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев вафат. Аңа 82 яшь иде.

«Милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, кадерлебез Вәлиев Мөхәммәтшакир улы Камил вафат. Тормыш иптәше, театрыбызның нурлы артисты Луиза Солтанова, гаиләсенең, туганнарының, якыннарының, театрында ничә дистә ел гомере иңгә-иң иҗатта үткән хезмәттәшләренең, театр сәнгатен сөючеләрнең тирән кайгысын, кайтарып булмаслык югалту ачысын уртаклашабыз», дип хәбәр итә Әлмәт театрының матбугат үзәге.

  • Вәлиев Камил Мөхәммәтшакир улы 1942 елның 20 сентябрендә Башкортстанның Кандра районы Түбән Сәрдек авылында туа. Әлмәт татар дәүләт драма театрында 1964 елдан эшли.
  • 1997 – 2004 елларда баш режиссер булып эшли. Р.Кинҗәбаевның «Гүргә керер сер иде», Ф.Садриевның «Безнең гомер язлары», «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә», И.Йомаголовның «Мәхәббәт кошлары», Д.Салиховның «Чукрак», Ф.Бүләковның «Әбиләргә ни җитми?», Г.Исхаковның «Җырчы сандугачым» һ.б. әсәрләр сәхнәләштерә.
news_right_1
news_right_2
news_bot