Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт табибы махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Әлмәт табибы махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтә. Ул - Әлмәт үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Габдрахманов. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Махсус хәрби операция башлану турында игълан ителгәннән соң берничә көн узгач, ул инде җыю пунктында була, чөнки хәзер ул үзенең урынын бары тик шунда - алгы сызыкта күрә.
«Президент Владимир Путин боерыгыннан соң өченче яки дүртенче көнне мин хәрби комиссариатка шалтыраттым, мобилизацияләнгәннәрне җыялармы, медицина өчен урыннар бармы, дип сорадым. Миңа урыннар барлыгын әйттеләр. Җыендым, якыннарым белән саубуллаштым да юлга чыктым. Мин хирург, шуңа күрә дә яралыларга кулдан килгән кадәрле ярдәм итәргә тиеш», – диде «Айболит» кушаматлы табиб. Бүгенге көндә ул полкның медицина хезмәтен җитәкли.
Эшебез еллар дәвамында җайга салынды инде. Янәшә-дә төрле шәһәрләрдән җыелган хезмәттәшләрем бар. Алар белән кыенлыклар сизелми. Әлбәттә, беренче елда куркынычрак иде. Дроннар очканда кайда, ничек яшеренергә, үз-үзеңне ничек тотарга өйрәнергә туры килде. Җирле халыкка да медицина ярдәме күрсәттек. Төрле шартларда эшләдек. Шулай да хәрби-медицина инстутында алган белемнәр бик ярдәм итте. Аннан мин армиядә дә хезмәт иттем», - дип искә алды хәрби.
Рафаэль Габдрахманов үзенең хезмәтен лаеклы алып бара. Аның инде дүрт дәүләт һәм тагын дүрт ведомстводан тыш бүләкләре бар.
«Шулар арасында иң горурланганым – Батырлык ордены. Әлеге дәрәҗәле орден белән гадәттә штурмовикларны, разведчикларны бүләклиләр. Кыюлык өчен дигәне дә бар. Татарстан Республикасы Рәисе тапшырган дәүләт бүләген кадерләп саклыйм. Төрле хәлләр кичерергә туры килде. Шулай бервакыт штурм барышында разведрота белән бергә алгы сызыкта баш очыннан туктаусыз утлы ядрәләр очкан вакытта бер разведчикны эвакуацияләргә туры килде. Чиксез авыр булды, шулай да без үз эшебезне җиренә җиткереп башкарып чыга алдык. Беләсезме, туган якка кыска вакытлы ялга кайтканда да мин уйларым белән алгы сызыктагы хәрбиләр янында бит. Махсус хәрби операция зонасына киредән кайткач, әлбәттә, гаиләм, тормыш иптәшем, балаларым турында уйлыйм», – диде Рафаэль Габдрахманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз