news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт табиблары йөкле пациентның гомерен саклап калган

Әлмәт шәһәр хастаханәсенең гинекология бүлегендә сирәк очрый торган клиник очрак булган. Ашыгыч ярдәм бригадасы пациентны шок хәлендә, көчле авырту синдромы белән алып килә. Хатын-кыз йөклелекнең алтынчы-җиденче атнасында була. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

УЗИ үткәргәннән соң, акушер-гинекологлар йөклелекнең аналыкта гына булмавын ачыклаган. Яралгы аналык көпшәсенә дә урнашкан була, шул сәбпәле, көпшәнең шартлавына китергән. Эчке кан китү башланган. Ашыгыч рәвештә операция бүлмәсендә 20 минуттан соң кан китүне туктаталар. Хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хатын-кыз 2 литр кан югалткан.

«Пациентны коткарырга мөмкин була. Дәваланудан соң Әлмәттә яшәүче хатын-кызны аналык йөклелеге белән чыгаралар. Пациент табибларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot