Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт табиблары брошка йоткан дүрт яшьлек баланы коткарды
Әлмәт табиблары брошка йоткан дүрт яшьлек баланы коткарды.
Әлмәт үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бала күкрәк артындагы авыртудан зарланган һәм ашаудан баш тарткан. Әти-әнисе табибка сабыйның бизәнү әйберен йоткан булу ихтималы турында сөйләгән. Алга таба рентген баланың брошка йотуын раслаган.
Шуннан соң ашыгыч операция ясалды һәм нечкә зонд ярдәмендә хирурглар бик пөхтә итеп брошканы чыгара. Хәзер сабыйның тормышына бернинди куркыныч янамый, ул үзен яхшы хис итә.
«Кечкенә балалар ала алган урыннарда вак һәм үткен әйберләр калдырырга ярамый. Батареялар, магнитлар, тәңкәләр, энәләр һәм бизәнү әйберләре йотканда җитди куркыныч тудыра һәм ашыгыч хирургик ярдәм таләп итәргә мөмкин», – дип кисәтә ата-аналарны табиблар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз