news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт студенты «Мин – профессионал» олимпиадасында алтын медаль яулады

Әлмәт студенты Ринас Шәрифуллин «Мин – профессионал» бөтенроссия олимпиадасында җиңүче булды. Бүләкләр тапшыру Мәскәүдә «Россия» милли үзәгендә узды. Бу хакта Әлмәт администрациясе хәбәр итә дип яза «Әлмәт таңнары» газетасы.

Ринас Шәрифуллин Әлмәтнең 10нчы лицеенда укыган. Хәзерге вакытта Казан федераль университетында укый. Студент «Программалы инженерия» номинациясендә иң яхшысы булды.

Егет мәктәптән үк математика һәм физика белән кызыксына. Югары уку йортын тәмамлагач, Ринас магистратурага керергә җыена, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot