news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт студентлар отрядлары штабы Татарстан муниципаль районнары арасында иң яхшысы булды

Әлмәт студентлар отрядлары штабы Татарстан муниципаль районнары арасында иң яхшысы булды
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәтеннән

17 февральдә, Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядларының юбилей елында, Әлмәт студентлар хезмәт отрядлары штабы муниципаль районнар арасында иң яхшы штаб булып танылды. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районының җиде урта һәм өч югары уку йортында 8 508 студент белем ала, шуларның 6812се көндезге бүлектә укый.

Әлмәт дәүләт нефть институты,Әлмәт политехника техникумы, Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы, Әлмәт һөнәри көллияте базасында студентлар хезмәт отрядларының 4 штабы эшли.

2022 ел дәвамында Татарстан Республикасының яшьләр оешмасы аша районнан 500гә якын студент эшкә урнаштырылды. М12 трассасын төзү һәм «Алабуга» округ студентлар төзелеше Әлмәт студентлары өчен зур проектлар булды.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot