news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт спортчысы илкүләм бокс ярышында җиңү яулады

Әлмәт спортчысы илкүләм бокс ярышында җиңү яулады
Фото: https://almet-rt.ru/news/sport-2/59906

18-24 август көннәрендә Түбән Новгород өлкәсенең Бор шәһәрчегендә спорт мастерына кандидат исеме өчен 2008-2009 елларда туган спортчылар арасында А.А.Половинкин истәлегенә бокс буенча бөтенроссия ярышлары узды. Анда Әлмәт спортчысы Илназ Йосыпов җиңү яулады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Турнирда Россия Федерациясенең иң яхшы 120 көрәшчесе катнашты. Әлмәттән «Девон» бокс клубы һәм «Юность» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 4 спортчы чыгыш ясады.

Егор Гудошников, Артем Бормотов көмеш медаль алды. Алар югары категорияле тренерлар Р.Низамиев белән С.Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100