news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт спортчысы бокс буенча «Евразия чемпионы RFL» титулын алды

Әлмәт спортчысы бокс буенча «Евразия чемпионы RFL» титулын алды
Тимур Нагумановның телеграм каналыннан

Виталий Петряков – Әлмәт һәм Россия горурлыгы! «Евразия чемпионы» титулы өчен төп көрәштә Әлмәттә туып-үскән Виталий Петряков (15 көрәш, 15 Җиңү, 11 нокаут) Көнья Африка Республикасы вәкиле Джабулани Маккензи белән көрәште (15 көрәш, 14 Җиңү, 7 нокаут). Виталий өчен бу 16 нчы Җиңү! Бу хакта «Әлмәт таңнары» район башлыгының социаль челтәрдәге сәхифәсенә сылтама белән хәбәр итә.

«Виталий искиткеч осталык, тапкырлык һәм көч күрсәтә, бу аңа җиңү яуларга мөмкинлек бирә. Аның ныклыгы һәм спортка тугрылыгы чыннан да сокландыргыч. Виталий кебек спортчылар Әлмәтнең горурлыгы гына түгел, ә яшь буынны тормышта зур максатларга һәм казанышларга илһамландыра», - дип язган Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Телеграм-каналда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100