news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт спортчылары бокс турнирында җиңү яулады

Минзәлә шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бокс буенча төбәкара турнир узды. Турнирда Татарстан Республикасыннан һәм Башкортстаннан 96 спортчы катнашты. Анда Әлмәт спортчылары җиңү яулады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Әлмәт спортчылары Сабитов Тамерлан, Сибгатуллин Реналь, Тимофеев Дмитрий, Шимановский Матвей җиңде.

Йосыпов Вилдан, Гребнев Платон, Гафуров Айназ, Сәлахетдинов Альмир икенче урынны алды.

Спортчылар югары категорияле тренерлар Р.Р.Низамиев, С.А.Бормотов җитәкчелегендә «Девон» бокс клубында шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot