news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт спортчылары Башкортстанда бокс турнирында җиңү яулады

Әлмәт спортчылары Башкортстанда бокс турнирында җиңү яулады
Фото: http://almet-rt.ru/

Башкортстан Республикасының Бәләбәй шәһәрендә «Таврос» дәүләт корпорациясе призларына бокс буенча «Чемпион» спорт мәктәбендә төбәк турниры узды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Турнирда Канар, Лениногорск, Азнакай, Миасс, Стәрлетамак, Абдулино, Туймазы, Бишбүләк, Богуруслан, Бәләбәй шәһәрләреннән 150 көрәшче һәм Казахстан командасы катнашты.

Әлмәт шәһәрен ике көрәшче тәкъдим итте, алар икесе дә призлы пьедесталга чыкты.

Илназ Йосыпов алтын медаль яулады. Игорь Ломовцев 2 урынны алды.

Егетләр «Девон» бокс клубы һәм «Юность» спорт мәктәбендә югары категорияле тренерлар Р.Низамиев, С.Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot