Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт сайлау участокларында мастер-класслар һәм флешмоблар узды
Әлмәт сайлау участокларында тавыш бирү көннәрендә иҗади мастер-класслар, спорт уеннары, флешмоблар һәм музыкаль чыгышлар оештырылды. Бу хакта ЮВТ-24 хәбәр итә.
2 нче мәктәпнең 786 нчы участогында өлкән буын вәкилләре өчен декоратив элементларны бизәү буенча мастер-класс үткәрелде. Участок сайлау комиссиясе рәисе Снежана Сущинская сүзләренчә, мондый дәресләр вак моториканы үстерә һәм кәефне күтәрергә ярдәм итә.
«Өч көн эчендә безнең сайлаучылар монда килергә, тавыш бирергә һәм иҗади мастер-класста катнашырга мөмкин», – дип сөйләде Сущинская.
787 нче участокта яшәүчеләр гитара һәм халык уен кораллары аккомпанементына яраткан җырларын башкара алдылар. Балалар өчен спорт уеннары һәм мастер-класслар оештырылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз