news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт шәһәрендә яңа мәчет ачылды

Әлмәт шәһәрендә яңа мәчет ачылды
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Бүген, 28 декабрьдә, Әлмәт шәһәрендә яңа мәчет ачылды. Әлмәтлеләрнең сөенечен бүлешеп, тантаналы ачылышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты. Шулай ук шәрәфле кунаклар арасында «Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов һәм башка рәсми затлар, дин әһелләре, җирле мөселманнар бар иде.

Үз чыгышында Камил хәзрәт мәчет төзелешендә катнашучыларга һәм иганәчеләргә рәхмәтен белдерде, якынлашып килүче Раҗәб ае турында кыскача вәгазь сөйләде, дин кардәшләргә үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Ул әлеге мәчетнең район күләмендә рухи тормыш үзәгенә әверелүен һәм ислам диненең асыл кыйммәтләрен таратуда зур өлеш кертүен теләп калды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Моннан тыш, Әлмәткә эш сәфәре барышында Мөфти Камил хәзрәт һәм Илфар хәзрәт шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә төзекләндерү эшләре алып бару барышы белән танышты.

Бүгенге көндә Әлмәт мөхтәсибәтендә 43 мәчет эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot