news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт шәһәр паркына тиеннәр кайтарылды

Әлмәт шәһәр паркына тиеннәр кайтарылды
Фото: "Татар-информ" архивы

Әлмәттә «Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге» шәһәр паркына 15 тиен яши башлады. Килүчеләргә уңайлы булсын өчен паркта тиеннәр өчен азык белән ике махсус автомат урнаштырылган. Хәзер теләгән һәркем аларны сыйлый ала. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Автоматларда фундук һәм эрбет чикләвеге сатып алырга мөмкин. Автоматларда шулай ук дөрес ашату һәм хайваннарны сыйларга ярамаган нәрсәләр турында аңлатма схемалары һәм язулар урнаштырылган.

Шулай ук Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте тиздән шәһәр паркында «Белка-фест» узачагын хәбәр итә. Бу чара тиеннәрнең тормышы, алар белән аралашу кагыйдәләре һәм туры килгән азык төрләре турында барысын да белү өчен бик яхшы мөмкинлек булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot