Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт Сабан туенда Салават Миңнеханов, Гүзәлем һәм «Казан егетләре» чыгыш ясаячак
11 июньдә Әлмәт шәһәрендә «Сабантуй» милли бәйрәме уза. Программа 9.00 сәгатьтә көрәш ярышларыннан башлана. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
10.00 сәгатьтән районның халык осталары һәм музейларыннан интерактив күргәзмә эшли башлый, концерт мәйданчыклары, мастер-класслар ачыла. Балалар өчен әкият персонажлары катнашында күңел ачу программасы, барлык яшьтәгеләр өчен тематик мастер – класслар белән «Һөнәрчеләр шәһәре» программасы оештырыла.
«Үткәнгә сәяхәт» программасы тарихи шоу тәкъдим итә, ә балалар холи буяулары, сабын куыклары һәм кәгазь шоу белән «Бәхетле балачак» интерактив һәм анимацион программасында катнаша ала.
Мастер-классларның иҗади лабораторияләре «Милли үрнәкләр» проектын тәкъдим итә. «Бәхетле мәктәп» программасы кысаларында милли мәдәниятләр фестивале, күңелле дәресләр уза, уен зонасы эшләячәк. 11.00 сәгатьтә Үзәк мәйданда театральләштерелгән программа старт ала, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү һәм «Төп батыр-2023» финал ярышлары уза.
Аннары биредә популяр артистлар: Марат Яруллин, Инсаф Ганибаев, Салават Миңнеханов, Гүзәлем һәм «Казан егетләре» вокаль төркеме катнашында концерт программасы башлана.
Теләге булган һәркем Сабантуйның традицион уеннарында катнаша була. Ипподромда традицион ат спорты ярышлары 12.00 сәгатьтә башлана. Токымлы атларда узышлар, понида чабышлар, җирле токымлы атларда узышлар уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз